Районның тырыш хезмәтчәннәре мул уңышка нигез сала.
(8 май, “Апастово-информ”).
Равил Хәбибуллин - Багыш авылыннан. Озак еллар туган ягы кырларында хезмәт итә. 38 елдан бирле авыл хуҗалыгы техникасын иярли. Быел да Горбунов берләшмәсендә кыр эшләренә зур өлеш кертә. Тракторы белән чөгендер чәчәргә чыккан.
“Кырлар үзенә дәшеп тора. Икмәк үстерү - ир-егет эше. Кырда эшләү, табыннарны икмәкле итү – авыл кешесе өчен горурлык ул. Техниканы, чәчкечләрне, автопилотларны көйләп чәчүгә керештек. Мул уңышлар насыйп булсын”, - ди Равил абый.

Нет комментариев