Якташыбыз Наил Гобәйдуллин авылдашларын ифтар ашына җыйды
Иске Әнәле мәчетендә якташыбыз, “Татагрохим” ачык акционерлык җәмгыяте җитәкчесе Наил Фарук улы Гобәйдуллин ифтар ашы уздырды.
(10 март, "Апастово-информ").
Наил Гобәйдуллин туган ягы, газиз авылы белән горурланып, тыгыз элемтәдә булып, авылдашлары белән аралашып яши. Үзе дә авыл өчен тырышлык куя, күп кенә иганәчелек чараларында катнаша. Ел саен авылдашларын Изге Рамазан аенда ифтар ашына чакыра. Быел да Наил Гобәйдуллин һәм аның гаиләсе туган авылы мәчетендә сый-нигъмәт әзерләп, авылдашларын җыйды. Мул сыйлы өстәлләр артында вәгазьләр сөйләнде, догалар укылды. Ураза тотучылар ризыклар белән сыйланып, олы рәхмәтләрен җиткерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев