Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Якташыбыз Рафис Хәбибуллин Татарстан Рәисе ярдәмчесе итеп билгеләнде

Райондашыбыз, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча җитәкчесе булып эшләгән Рафис Хәбибуллин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның ярдәмчесе итеп билгеләнде.

Интернет чыганакларда күренгәнчә, аны Татарстан Хөкүмәт йортында республика Рәисе катнашындагы атна саен уза торган традицион киңәшмәдә тәкъдим иткәннәр.

Рафис Хәбибуллин Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министры булып 16 елдан артык хезмәт итә.
Райондашларга иганәчелек эшләре буенча яхшы таныш. Авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә даими ярдәм итүе белән дә хөрмәткә лаек якташыбыз ул.

 

фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев