Илзинат Забиров: “Биремнәр тагын да авыррак булыр дигән идем”
Профильле математика буенча Бердәм дәүләт имтиханында 100 балл җыйган Каратун мәктәбе укучысы Илзинат Забиров: “Биремнәр тагын да авыррак булыр дигән идем”
Каратун мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучысы Илзинат Забировның хыяллары чынга ашкан. Егет профильле математика буенча Бердәм дәүләт имтиханында 100 балл җыйган.
“Математиканы яшьтән үк яратып өйрәнәм. Геометрия аеруча да ошый. Информатика белән дә кызыксынам. Бердәм дәүләт имтиханына җитди әзерләндем. Тырышып укыдым, вебинарлар карадым. Имтиханнан курыкмадым. Киресенчә, күтәренке кәеф белән бардым. Җиңел генә эшләп чыктым. Әле мин биремнәр тагын да авыррак булыр дигән идем. Мине котлыйлар. Район башлыгы Айрат Җиһаншин да шалтыратып, тәбрик итте. Бу бик зур дәрәҗә, мин чиксез шат”, - ди Илзинат Забиров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев