Җиңү бәйрәме белән, хөрмәтле райондашлар
Район тормышы

Җиңү бәйрәме белән, хөрмәтле райондашлар

Тиздән илебез Бөек Җиңүнең 81 еллыгын тантана итәчәк. Кызганыч, бу бәйрәмне беренче тапкыр Бөек Ватан сугышы ветераннарыннан башка каршы алабыз.

Районда 1 Ленинград блокадасы шаһиты яши. 68 тыл ветераны гомер итә.
Кадерле ветераннар,  тыл фидакарьләре һәм сугыш чоры балалары!
Җиңүгә юл бик озын һәм авыр булды. Фронтта да, тылда да һәр кешедән гаять зур рухи киеренкелек һәм фидакарьлек таләп ителде.
Сугышның утлы өермәсе бөтен илне айкап үтте, һәр йортка, һәр гаиләгә михнәтләр китерде, берничә буын совет кешеләренең бәгырен көйдереп, язмышларын җимерде.
81 ел вакыт узды, тагын бик күп дистә еллар үтәр, буын арты буыннар алмашыныр, ләкин Бөек Җиңү һәм шушы Җиңүне яулап алган  каһарманнарның якты истәлеге халык күңелендә мәңге яшәр.
Бүген без концлагерьларда газап чиккән якташларыбызны искә алабыз. Тылда көн-төн хезмәт куйган хатын-кызлар, яшүсмерләр, балаларны хөрмәтлибез, аларны данлыйбыз. Сез барыгыз да республикабыз, районыбыз үсешенә үзегезнең чиксез зур өлешегезне керттегез. Ил-көннәргә тынычлык яулаган райондашларыбызга мәңгелек дан һәм хөрмәт!
Барлык тыл хезмәтчәннәренә, сугыш чоры ятимнәренә сәламәтлек, рәхәт тормыш, аяз күк йөзе, тыныч тормышның кадерен белеп, шатлык-сөенечтә генә яшәвегезне телим!
Бүгенге көндә Ил иминлеге сагына баскан, кыюлык, батырлык үрнәге булган, гаиләләреннән, туган нигезләреннән читтә тынычлык өчен көрәшкән ир-егетләргә дә сабырлык, рух ныклыгы телибез. Хәрбиләргә, аларны Ватаныбызның чын патриоты итеп үстергән әти-әниләренә чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез. Без сезнең Җиңү белән кайтасыгызга ышанабыз, батыр егетләр! Батырларча һәлак булган райондашларыбызның да якты исеме һәрчак күңелләребездә, әти-әниләренә, гаиләләренә сабырлык телим.
Җиңү бәйрәме белән, хөрмәтле райондашлар! Без Сезнең алда баш иябез !
Айрат Җиһаншин,
муниципаль район башлыгы.


Нет комментариев