Карамасарның эковолонтерлары “ЭкоЯз” бәйгесендә катнашты
Район тормышы

Карамасарның эковолонтерлары “ЭкоЯз” бәйгесендә катнашты

Карамасарда яшәүче Раилә Салавиева җитәкчелегендәге “Чиста экология” социаль коммерцияле булмаган оешмасы “ЭкоЯз” бәйгесендә катнашты һәм Сертификатка лаек булды.

(15 май, “Апастово-информ”). 


Әлеге оешма 2021 елдан бирле эшли һәм авылның чисталыгы, төзеклеге, табигый чыганакларның яшәеше өчен өлеш кертә. 


“Эковолонтерларның эшчәнлеге күптөрле. Ярдәмнең төп юнәлешләре - пычранган территорияләрне һәм сулыкларны чистарту, агачлар һәм куаклар утырту, агарту акцияләре һәм мастер-класслар оештыру, тыюлыкларда һәм милли паркларда эшләү. Авыл халкы өмәләргә актив кушыла, читтә яшәүчеләрнең дә ярдәмен тоябыз”, - ди Раилә Салавиева.


Нет комментариев