Каратун китапханәсендә серле чулпылар яңгырады
Каратун китапханәсендә бүген чыннан да серләр ачыла торган көн булды: Үзәк китапханә хезмәткәрләре «Туган телем — Апас мирасы» проекты кысаларында татар халкының гореф-гадәтләре, бизәнү серләре һәм районыбыз тарихы турында кызыклы тарихи вакыйгалар сөйләделәр.
Чара кысаларында районыбыз яшьләренә чулпы ясау буенча остаханә тәкъдим ителде. Һәр бала үз куллары белән чулпы ясады, бу чулпылар аларга үзләренә истәлеккә калды. Исегезгә төшерәбез, Апас Үзәк китапханәсе Рәисебез Рөстәм Миңнеханов һәм “Алдынгылар хәрәкәте” тарафыннан игълан ителгән проектлар конкурсында җиңү яулады. Проект кысаларында китапханәчеләр чигү, чулпы ясау буенча мастер-класслар оештыралар, яшьләрне татар теле, районыбыз тарихы һәм гореф-гадәтләре белән таныштыралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев