Каратун мәктәбенең 10 укучысы Бердәм дәүләт имтиханнарын югары балларга тапшырган
Укучылар физика, математика фәннәре буенча зур нәтиҗә күрсәткән.
(26 июнь, “Апастово-информ”).
Быел Бердәм дәүләт имтиханнарында Каратун мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучылары зур уңыш яулаган. 10 укучы югары балл алуга ирешкән. Шунысы сөенечле, Илзинат Забиров профильле математика буенча 100 балл җыйган.
Ранис Сираҗиев профильле математикадан 92 балл, физикадан 96 балл алган. Сәед Гарифуллин профильле математикадан 92 балл, рус теленнән 91 балл туплаган. Аяз Хафизов профильле математика буенча 86 балл, Илшат Зиятдинов профильле математика буенча 84 балл, Камилә Гимадиева профильле математикадан 84 балл, Азалия Гыйлаҗева профильле математикадан 84 балл, Камилә Бикчурина профильле математикадан 84 балл, Гөлия Шәйдуллина рус теленнән 83 балл, Лилия Сөләйманова рус теленнән 81 балл алуга ирешкәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев