Каратунда Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантаналы митинг узды.
(8 май, “Апастово-информ”).
Бәйрәмгә авыл халкы, укучылар, бакча балалары һәм кунаклар җыелды.
Чарада район башлыгы исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесе Булат Әхмәтҗанов чыгыш ясап, катнашучыларны Җиңү көне белән котлады.
Тантананы Каратун авыл җирлеге башлыгы Радик Исмәгыйлев ачып җибәрде. Шулай ук Каратун бистәсендәге “Сәфәр” мәчете мулласы Илгиз Маликов изге догаларын һәм теләкләрен ирештерде.

Бәйрәм кысаларында Каратун урта мәктәбе укучылары Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган парад тәкъдим итте. Чара барышында һәйкәлгә веноклар куелды, батырлар бер минут тынлык белән искә алынды.

Митинг концерт номерлары белән үрелеп барды. “Хыял” бию төркеме, “Гөлчәчәк” һәм “Ләйсән” балалар бакчалары коллективлары матур чыгышлар әзерләгән иде. Каратун мәдәният йорты хезмәткәрләре патриотик җырлар башкарды, мәктәп укучылары да җырлы-биюле чыгышлары белән бәйрәмгә ямь өстәде.
Тантана ахырында катнашучылар бергәләп “Җиңү көне” җырын башкарды.
Нет комментариев