Район тормышы

«Казань Форум» узган көннәрдә Казан – Аэропорт юнәлешендә өстәмә поездлар йөриячәк

«Россия – Ислам дөньясы: КазаньФорум» XVII Халыкара икътисад форумы узган көннәрдә Казан – Аэропорт маршруты буенча өстәмә электропоездлар билгеләнәчәк, дип хәбәр итә ГЖДның Казан төбәге матбугат хезмәте.

«13-15 май көннәрендә Казан – Аэропорт – Казан маршруты буенча көн саен 14 өстәмә шәһәр яны электропоезды йөрер», – дип әйтелә хәбәрдә.

Чара узу урынына – «Казан Экспо»га – өстәмә поездлар арадагы тукталышларсыз барачак.


Нет комментариев