Кече Болгаерда “Авылда рәхәт” лагере бара
Кече Болгаерда яшәүче һәм әби-бабайлары янына җәйге каникулга кайткан балалар мәдәният йортында оешкан “Авылда рәхәт” лагеренда ял итә.
(25 июнь, “Апастово-информ”).
Балалар кызыклы уеннарда катнаша, борынгы йолаларны өйрәнә.
“Гөлбану”, “Утыр-утыр, Мәликә”, “Ал тирәк, гөл тирәк” һәм башка уеннар, мастер-класслар оештырабыз. Балалар кәгазьдән фуражка, көймә дә ясады”, - ди мәдәният йорты мөдире Хәлимә Айнуллина.
Лагерьда биюләр, төрле ярышлар да уза. Велосипед ярышында да, асфалҗтка рәсемнәр ясауда да балалар теләп катнашты. Авылдашлары Регина балаларны тәмле мамык белән сыйлады.
Лагерь 22 июньдә башланып киткән иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев