Районда чисталык өмәләре дәвам итә. Һәр җирлек, авыл халкы зиратларны, чишмә, яр буйларын чистарта.
(14 май, “Апастово-информ”).
Кызыл Тау авылы зиратында да өмә узды.
“Бөек Җиңүнең 81 еллыгы уңаеннан Бөек Ватан сугышы ветераннарының каберлекләрен чистарттык. Бабайлар батырлыгы мәңгелек. Рухлары шат булсын”, - ди китапханәче Гөлия Абдрахманова.
Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел! Бик олы мәгънә ята бу сүзләрдә. Каберләрне чистартып, зиратларны тәртиптә тоту- исәннәрнең изге бурычы.
Нет комментариев