Апастово-информ

"Йолдыз" газетасы - Апас районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

“Мәктәп – белем һәм тәрбия нигезе”

Чыгарылыш класс укучылары туган мәктәпләре, яраткан укытучылары белән саубуллашты.

Районның барлык чыгарылыш сыйныф укучылары мәдәният йортына бәйрәмгә – чыгарылыш кичәсенә җыелды.  Сәхнә түренә киләчәккә якты, зур өметләр баглаган берсеннән-берсе гүзәл, яшь егет-кызлар үтте. Аларга карап һәркем сокланды, шатлыкларын уртаклашты.

Бәйрәм чарасы Россия һәм Татарстан гимннары белән башланып китте. Укучыларны район башлыгы Айрат Җиһаншин исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесе Булат Әхмәтҗанов сәламләп тәбрик итте.

- Хөрмәтле чыгарылыш сыйныф укучылары! Бүген сезнең өчен яңа тормыш юлы башлана. Мәктәптә алган белемегез һәм тәрбиягез сезгә һәрвакыт ярдәм итәчәк. Киләчәктә югары уңышлар, һөнәри осталык һәм максатларыгызга ирешүегезне телим, - диде ул.

Район башкарма комитеты җитәкчесе укытучыларга, әти-әниләргә дә олы рәхмәтен белдерде.

Сәхнәгә беренчеләрдән булып гел “5“ле билгеләренә генә укып, кызыл аттестатка һәм Рәсәй Федерациясенең медальләренә лаек булган 11нче сыйныф укучылары узды. Алар район җитәкчеләре кулыннан аттестатлар алды. Быел 175 укучы - 9нчы сыйныфны, ә 56 укучы 11нче сыйныфны тәмамлады. 17 укучы укудагы уңышлары өчен алтын һәм көмеш медальләргә ия булды.

- Бүген бик дулкынландыргыч көн. Мәктәбебез, 11 ел буе белем биргән хөрмәтле укытучыларыбыз белән саубуллашабыз. Безне яңа тормыш көтә. Мәктәп тормышы күңелле мизгелләр белән генә истә калды. Тырышып укыдым. Нәтиҗәдә, алтын медаль иясе булдым. Химиядән бердәм дәүләт имтиханын югары баллга тапшырдым. Белем һәм тәрбия биргән барлык укытучыларыма олы рәхмәтемне җиткерәм, - диде Апас мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучысы Ленар Хәбибуллин.

Белем алу өчен уңайлылыклар, заманча шартлар тудырган район җитәкчелегенә дә чыгарылыш сыйныф укучылары тарафыннан рәхмәт сүзләре яңгырады.

- Районыбыз башлыгы, җитәкчеләребез тырышлыгы нәтиҗәсендә заманча шартларда белем алдык. Мәктәбебез көннән-көн матурланды, белем алу өчен уңайлылыклар артты, - диде Апас мәктәбе укучысы Динара Фазлыева.

Әти-әниләр шатлыклы да, моңсу хисләр кичерде. Алар үсеп буйга җиткән балаларын олы тормышка озатты. Күзләрендә яшь ялтырады, йөзләрендә горурлык чагылды.

Табар-Черкене мәктәбенең әти-әниләренең балаларына хәер-фатихаларын бирде.

Саубуллашу вальсы – кичәнең моңсу да күңелле дә мизгеле булды. Олы юл башында торган егет-кызларның йөзләреннән шатлык нуры бөркелде.

 

Нәтиҗәләр сөендерә

 

Быел 26 укучы бердәм дәүләт имтиханнарын югары балларга тапшырган.

Каратун мәктәбе укучысы Илзинат Забиров профильле математика буенча Бердәм дәүләт имтиханында 100 балл җыйган. Ул район башлыгы Айрат Җиһаншин исеменнән махсус бүләккә дә ия булды.

- Математиканы яшьтән үк яратып өйрәнәм. Геометрия аеруча да ошый. Информатика белән дә кызыксынам. Бердәм дәүләт имтиханына җитди әзерләндем. Тырышып укыдым, вебинарлар карадым. Имтиханнан курыкмадым. Киресенчә, күтәренке кәеф белән бардым. Җиңел генә эшләп чыктым. Әле мин биремнәр тагын да авыррак булыр дигән идем. Миңа белем биргән укытучыларыма зур рәхмәт әйтәсем килә. Мине барысы да котлый. Район башлыгы Айрат Җиһаншин да шалтыратып, тәбрик итте, бүләк тә алдым. Бу бик зур дәрәҗә, мин чиксез шат, - ди Илзинат Забиров.

Каратун мәктәбе укучылары Бердәм дәүләт имтиханнарында аеруча зур нәтиҗә күрсәткән. 10 укучы имтиханнары югары балларга тапшырган. Укучылар физика, математика фәннәре буенча уңышка ирешкән.
Ранис Сираҗиев профильле математикадан 92 балл, физикадан 96 балл алган. Сәед Гарифуллин профильле математикадан 92 балл, рус теленнән 91 балл туплаган. Аяз Хафизов профильле математика буенча 86 балл, Илшат Зиятдинов профильле математика буенча 84 балл, Камилә Гимадиева профильле математикадан 84 балл, Азалия Гыйлаҗева профильле математикадан 84 балл, Камилә Бикчурина профильле математикадан 84 балл, Гөлия Шәйдуллина рус теленнән 83 балл, Лилия Сөләйманова рус теленнән 81 балл алуга ирешкәннәр.

Апас мәктәбе укучылары да Бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлары белән сөендергәннәр. Укучылар тирән белемнәрен генә түгел, предметлар белән чын-чынлап мавыгуларын да күрсәткәннәр. Айзилә Айтуганова биология фәненнән 88 балл, Илназ Гыйсмәтуллин химиядән 90 балл, Айнур Сафин математикадан 82 балл, Булат Сафин информатикадан 83 балл, Динә Шакирова биологиядән 80 балл җыйган. Ленар Хәбибуллин химияне 93 баллга, рус телен 89 баллга тапшырган. Адель Хөсәенов исә өч фәннән дә югары балл алуга ирешкән. Химия фәне буенча 91 балл, биология буенча 86 балл, рус теле буенча 81 балл алган.

Биеш, Иске Йомралы, Морзалар мәктәбе укучылары арасында да Бердәм дәүләт имтиханнарын югары балларга тапшыручылар бар.
Биеш мәктәбе укучылары Ләйлә Ситдыйкова химия фәненнән 86 балл, Ранис Шәрифҗанов профильле математикадан 82 балл, Константин Какунин профильле математика буенча 80 балл җыйганнар. Иске Йомралы мәктәбе укучысы Сиринә Нигъмәтҗанова профильле математикадан 80 баллга һәм Морзалар мәктәбе укучысы Алинә Әмирханова профильле математиканы буенча имтиханны 86 баллга, физика буенча имтиханны 92 баллга тапшырган.

4 укучы Бердәм дәүләт имтиханнарында югары балл алуга ирешкән. Камил Зәйнуллин математикадан 86, физикадан 86 балл җыйган. Эльвина Әхмәтова рус теленнән 81 балл, Сәйдәр Җәләлиев математика фәненнән 99 балл, Данияр Хөснуллин математикадан имтиханын 86 баллга тапшырган.

- Имтиханнарның нәтиҗәләрен күргәч, шатлыгыбызны чиге булмады. Тырышып укуыбыз, имтиханнарга әзерләнүебез юкка түгел. Укытучыларыбызга чиксез рәхмәтле без, - диделәр алар.

 

“Яхшы билгеләр алу - зур сөенеч һәм горурлык”

 

Зур сынаулар узып, мәктәпне уңышлы тәмамлаган егет-кызларны  район хакимиятендә район башлыгы Айрат Җиһаншин сәламләде.

- Хөрмәтле чыгарылыш сыйныф укучылары, имтиханнарның уңышлы тәмамлануы белән котлыйм. Тырышлык, үҗәтлек белән әзерләнеп, яхшы билгеләр алу зур сөенеч һәм горурлык. Төгәл фәннәр буенча зур нәтиҗәләргә ирешү аеруча сокландыра. Барыгызны да уңышларыгыз белән тәбрик итәм. Хәзер сезнең алда яңа бурычлар тора. Имтиханнар нәтиҗәләреннән чыгып, һәрберегез уку йортларын сайлап, киләчәктә нинди һөнәр иясе булачагыгыз хакында карар кабул иткәнсездер. Барыгыз да яхшы һөнәр ияләре булып, зур үрләр яулагыз, уңышларга ирешегез, - дип изге теләкләрен юллады район башлыгы.

Яңа тормышка аяк басучы егет-кызларны районның киләчәге, яшьләр тормышы, яшь белгечләр өчен эш урыннары булдырылу мәсьәләре кызыксындырды. Алар бу хакта район башлыгына сораулар бирделәр, фикер алыштылар, рәхмәт сүзләрен ирештерделәр. Араларында киләчәктә районга кайтып, хезмәт итәргә теләүчеләр дә бар иде.

Очрашу тантаналы шартларда тәмамланды. Мәктәп тормышында актив булган уку алдынгылары, төрле бәйге, ярыш җиңүчеләре район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

 

“Мәктәп – белем һәм тәрбия нигезе”

 

9нчы сыйныфны тәмамлаган укучылар да сәхнәгә  чыгып, һәркайсы аттестатлар алды. Быел 9 классны 175 укучы тәмамлады. 16 укучыга кызыл аттестат тапшырылды.

Апас мәктәбенең 9сыйныф укучысы Ләйсән Сергеева да кызыл аттестатка ия булды. Ләйсән мәктәптә актив укучыларның берсе. Ул барлык фәннәрне тырышып үзләштергән, төрле спорт ярышларында, мәдәни чараларда, бәйгеләрдә дә бик теләп катнашкан.

- Беренче тапкыр җитди сынаулар уздым. Яхшы билгеләргә генә укып, имтиханнарны да уңышлы тапшырдым. Белем биргән укытучыларыма рәхмәт. Әти-әнием, апам мине рухландырып тордылар, ярдәм иттеләр. Мәктәбебезне бик яратабыз. Мәктәп - белем һәм тәрбия нигезе,  - диде ул.

 

Ләйлә Шиһабиева.

Ләлә Сафиуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев