Апастово-информ

"Йолдыз" газетасы - Апас районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Миңнеханов: Казан көннәре Татарстан белән Белоруссия дуслыгын ныгыта

Минскта Казан көннәре уза.

Программага "Тәмле Казан" гастрономия фестивале, мастер-класслар, Татарстан осталары һәм һөнәрчеләре продукциясе белән ярминкә, шулай ук бай мәдәни һәм музыкаль программа керә. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең МАКС каналында белдерде.

"Болар барысы да мәдәни алмашуны көчәйтүгә һәм дуслыкны ныгытуга ярдәм итә!" – дип өстәде республика лидеры.

Миңнеханов билгеләп үткәнчә, мондый чаралар мәдәни элемтәләрне үстерү һәм ныгыту өчен зур әһәмияткә ия. Аның сүзләренчә, өч көн дәвамында Минск халкы һәм шәһәр кунаклары татар халкының мәдәнияте, гореф-гадәтләре һәм милли ризыклары белән таныша, шулай ук уеннарда һәм мастер-классларда катнаша.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев