Апастово-информ

"Йолдыз" газетасы - Апас районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

“Мирас” – яшь буынны тәрбияләү эшендә

Апаста яңа төзелгән “Мирас” пансионатында журналистлар, блогерлар өчен матбугат конференциясе узды. Биредә район башлыгы Айрат Җиһаншин, аның урынбасары Ленар Хантимиров, “Ярдәм” хәйрия фонды рәисе Илдар Баязитов, Болгар ислам академиясе, Татарстан Республикасы җәмәгать Советы җитәкчеләре, “Ярдәм” хәйрия фонды вәкилләре һәм башкалар катнашты.

Бина ерактан ук балкып тора. Милли бизәкләр белән ясалган, заманча, иркен, якты, киң. Иркен уку аудиторияләре, заманча актлар заллары һәм коворкинглар, ашханә, торак һәм хуҗалык блогы урын алган, иң соңгы техника белән җиһазландырылган.

-Без яңа буын имамнар, мөселман татар галимнәре барлыкка килү өчен бөтен шартларны тудырырга тырышабыз. Без дин эшлеклеләре генә әзерләмибез. Алар арасында эшмәкәрләр дә, фән эшлеклеләре дә, журналистлар, җитәкчеләр дә булсын. Иң мөһиме – бу динле кешеләр, туган җиренең чын патриотлары, Ватанын яратучылар булсын. Моннан безнең җәмгыятьнең барлык өлкәләрендә дә эшләячәк кешеләр чыгачак, - диде Илдар Баязитов.

“Мирас” пансионатының төп максаты – мөселманнарның яшь буынын тәрбияләү, рухи-әхлакый кыйммәтләрне буыннан-буынга тапшыру.

 

-Тәрбия ул җентекле рутин процесс, аның җимешләре озак вакытлы киләчәккә юнәлдерелгән. Без барлык көчебезне, белемебезне киләчәк буыннарга тапшырырга әзер. Балаларыбыз татар дин тәгълиматын яңадан торгызучыларның берсе булсын өчен, татар дин белгечләрен тирәнтен өйрәнүне аерым предмет итеп алырга телибез, - диде “Мирас” пансионаты җитәкчесе Айназ хәзрәт Сафиуллин.

“Ярдәм” хәйрия фонды рәисе Илдар Баязитов билгеләп узганча, пансионатта 10-16 яшьлек 45 ир баланың бушлай тәрбияләнүе һәм яшәве көтелә. Алар Апас урта мәктәбендә укыячак һәм пансионатта өстәмә белем алачак.  Бинада дөньяви фәннәр дә, дини фәннәр дә укытылачак. Берьюлы берничә тел: рус, татар, гарәп һәм инглиз телләрен укыту планлаштырыла. Шулай ук укыту программасына ислам нигезләре, әхлак дәресләре, Коръән уку кертеләчәк.  Пансионатта анда яшәүче балалар гына түгел, ә өстәмә рәвештә нинди дә булса мәктәп предметларын өйрәнергә теләгән җирле балалар да укый ала.

“Мирас” пансионаты уңайлы җирдә урнашкан. Барлык кирәкле инфраструктура объектлары: бассейн, футбол манежы, яңа төзекләндерелгән мәктәп, боз сарае, ял паркына җәяүләп кенә барырлык. Берничә метр ераклыкта «Дуслык» кунакханәсе тора, анда башка шәһәрләрдән килгән балаларның әти-әниләре урнаша алачак.

Район башлыгы Айрат Җиһаншин әлеге пансионатны төзү өчен Апас районын сайлаулары өчен“Ярдәм” хәйрия фонды рәисе Илдар Баязитовка, аның командасына  рәхмәтен белдерде.

 

-Шундый күркәм, матур тәрбия бирү урынында сезне күрүемә шатмын. Исеме дә матур! “Мирас” дип атадык. Рәхмәт шундый уңайлылык өчен. Безнең максат – балаларны бергә җыеп, биредә тәрбияләргә, дини һәм милли тәрбия бирергә. Киләчәктә шундый булган егетләребез күркәм мисал булып, шул егетләргә карап күпләр үрнәк алсын, республикабыз, районыбыз тагын да зуррак уңышларга ирешсен дигән максат белән эшлибез, - диде Айрат Җиһаншин.

Кунакларга Апас районында 2024 елда төзелгән «Хәҗәр» рухи-әхлакый тәрбия үзәген дә карадылар. Үзәкнең пансионаттан төп аермасы - ул барлык яшьтәге райондашлар өчен хезмәт күрсәтә. Бер ел эчендә биредә кырыктан артык чара уздырылган. Үзәктә өч сменада җәйге курслар оештырыла, аларда алтмыштан артык бала белем ала.

“Мирас” пансионатын рәсми ачу 2026 елның августына планлаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев