Морзалар авылы волонтерлары махсус хәрби операциядә булган егетләргә ярдәм эшен дәвам итә.
(15 май, “Апастово-информ”).
“Китапханәдә Ил иминлеге сагындагы егетләребезгә ярдәм итү эше бара. Бүген тагын, волонтерларыбыз тарафыннан әзерләнгән, 10 дронга каршы сетканы, госпиталь өчен тегелгән 76 мендәрне районның гуманитар ярдәм җыю үзәгенә илтеп таршырдык. Олы йөрәкле волонтерларыбызга, ярдәм иткән авылдашларыбызга зур рәхмәт!” – ди китапханәче Гөлназ Гатауллина.
Нет комментариев