Мошенниклар 9 Май алдыннан активлаша: пенсионерларны алдау очраклары арткан
Район тормышы

Мошенниклар 9 Май алдыннан активлаша: пенсионерларны алдау очраклары арткан

Җиңү көне якынлашкан саен, мошенниклар өлкән яшьтәге кешеләргә карата активрак эш итә башлый. Алар еш кына үзләрен җирле хакимият яки администрация хезмәткәрләре итеп таныштырып, 9нчы Май уңаеннан янәсе истәлекле медальләр тапшыру турында хәбәр итә.

Белгечләр кисәтә: мондый шалтыратулар - алдауның чираттагы ысулы. Ышандыру өчен мошенниклар төрле детальләрне дә атарга мөмкин, мәсәлән, бүләкләү чарасы узачак урын яки вакыт турында сөйлиләр.


Чынлыкта исә, аларның төп максаты - пенсионерларның шәхси мәгълүматларын кулга төшерү. Шалтыратучылар исем-фамилия, паспорт мәгълүматлары, СНИЛС кебек мәгълүматларны сорарга мөмкин. Әлеге мәгълүматлар соңыннан “Дәүләт хезмәтләре” порталындагы шәхси аккаунтларга керү өчен кулланыла.
Моннан тыш, мошенниклар үзләрен социаль хезмәткәрләр яки төрле фонд вәкилләре итеп таныштырып, “бәйрәм түләүләре” вәгъдә итәргә дә мөмкин. Бу очракта алар банк карталары реквизитларын белергә тырыша.


Хокук белгечләре искәртә: шикле шалтыратуларга ышанмаска, таныш булмаган кешеләргә шәхси мәгълүматларны хәбәр итмәскә кирәк. Кирәк булганда, мәгълүматны рәсми чыганаклар аша гына тикшерү мөһим.

 

Чыганак: “Татар-информ”


Нет комментариев