Район тормышы

Мошенниклар эштән яңа гына азат ителгәннәрне компенсацияләр вәгъдә итеп алдый ала

Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

 

Яңа мошенниклык схемасының потенциаль корбаннары – эшсезләр, яңа гына эштән киткәннәр яки мәшгульлек үзәгендә исәптә торучылар. Аларга телефоннан шалтыратып, элеккеге эш урыныннан киткәндә тиешле компенсацияләрнең барысын да алмаганнарын хәбәр итәләр. Шунан соң корбаннан гариза тутыруын һәм аны «Дәүләт хезмәтләре» коды белән имзалауын сорыйлар.

Код алганнарына яки алмаганнарына карамастан, мошенниклар «куркынычсыз счет» белән стандарт сценарий буенча эш итәләр.


 


Нет комментариев