Налия әби Шәйхетдинова: “Бер дә тик тормадым, гел эшләдем…”
Кече Болгаер авылында яшәүче Налия әби Шәйхетдинова 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады.
(10 июль, “Апастово-информ”).
Юбилярны район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Салават Закиров һәм Олы Болгаер авыл җирлеге башлыгы Зилә Сәйфуллина тәбрик итеп, район башлыгының котлавын җиткерделәр, чәчәк бәйләме һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.
Налия әбинең бөтен хезмәт юлы туган авылы белән бәйләнгән. Ул озак еллар терлекчелектә хезмәт куеп, намуслы хезмәте өчен “Атказанган колхозчы” исеменә лаек булган.
- Әтием сугышка киткәндә миңа биш яшь кенә иде. Балачактан ук эшләп үстек. Сыер да саудым, бозаулар да карадым. Бер дә тик тормадым, гел эшләдем. Хәзер дә иртән намаз укыйм, чәй эчкәч, урамга чыгып керәм, чебешләремне карыйм. Хәрәкәтне яратам, - ди Налия әби.
Инде мәрхүм тормыш иптәше Бәһрам абый белән алар биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүген Налия әби улы Айрат гаиләсе тәрбиясендә яши, балаларының, онык-оныкчыкларының кадер-хөрмәтен тоеп, бәхетле картлык кичерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев