Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Район тормышы

Олы Бакырчы авылы мәчетендә ифтар ашы узды

Ифтар ашына авылның ир-егетләре җыелды. Шулай ук район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров, район башкарма комитетының эшләр буенча җитәкчесе Ринат Гыйльфанов, “Шагабиев” хуҗалыгы җитәкчесе Илнар белән Алмаз Шагабиевлар катнашты.

Район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров мәҗлескә килгән авыл халкын изге Рамазан ае белән тәбрикләде. Һәрбер эштә, бигрәк тә махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм итүдә актив булганнары өчен рәхмәт сүзләрен ирештерде. Ифтар ашы уздырган, әзерләгән, оештырган һәрбер кешегә сәламәтлек, иминлек теләде.


  Олы Бакырчы авылы имамы Шәүкәт хәзрәт Гайнетдинов барлык авыл халкына рәхмәтен ирештерде.
“Безнең авыл халкы бердәм. Җомга, тәравих намазларына кырыклап ир-егетләребез йөри. Ял көннәрендә яшьләр дә кушылалар. Авылда һәр көнне ифтар ашлары уздыралар. Бүгенге ифтар ашыбыз Зәйнетдин абый белән Зәйнәп апа Шиһабетдиновларның уллары, кызлары, кияүләре, киленнәре, оныклары исеменнән булды. Барлык катнашучылар исеменнән рәхмәт аларга”, - диде Шәүкәт абый.


Каратунда яшәүче Илдар Шиһабетдинов барлык туганнары исеменнән үзе дә катнашты.


  “Без дүрт туган, әти-әни исән чагында гаиләләребез белән кайтып ифтарны өйдә уздыра идек. 15 елдан артык әти-әни мәрхүмнәр инде. Ел саен Шәүкәт абый белән сөйләшеп ифтар ашы уздырабыз. Рәхмәт оештыручыларга, әзерләүче апаларга, килүчеләргә, авыл халкына”, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев