Олы Бакырчыда Бөек Җиңүнең 81 еллыгын билгеләп үттеләр
Олы Бакырчы авылында Батырлар данына салынган һәйкәл каршында “Аларның даны мәңгелек” дип исемләнгән бәйрәм чарасы узды.
(8 май, “Апастово-информ”).
Тантанада район башлыгы исеменнән районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Радик Гыймәтов чыгыш ясап, авыл халкын һәм кунакларны Бөек Җиңү бәйрәме белән котлады. Шулай ук авыл җирлеге башлыгы Фәрит Вәлиев һәм Шәүкәт Галиев исемендәге Олы Бакырчы мәктәбе директоры Румил Гайнетдинов та җылы теләкләрен җиткерделәр.
Авыл имам-хатыйбы Шәүкәт хәзрәт Гайнетдинов яу кырында башларын салган авылдашлар рухына Коръән укыды.
Бәйрәм чарасында балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәп укучылары патриотик рухтагы җырлар, шигырьләр башкарып, чарага аерым ямь өстәделәр.
Ахырдан сугышта һәлак булган һәм сугыштан кайтканнан соң бакыйлыкка күчкән авылдашлар истәлегенә һәйкәлгә чәчәкләр салынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев