Олы Бакырчыда Тукайны искә алдылар
Олы Бакырчы авылы китапханәсендә «Олыга да, кечегә дә, һәркемгә якын, Тукай!» дип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде.
Чара Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан оештырылды. Кичәдә өлкән яшьтәге китап укучылар белән балалар бакчасы нәниләре, ягъни ике буын очрашты. Китапханәче Гүзәл Мөстәкыймова чарада катнашучыларны шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, аның белән бәйле истәлекле вакыйгалар турында җанлы әңгәмә алып барды. Нәниләр үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәттеләр, Тукай шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр, шул ук вакытта өлкәннәр дә әдипнең шигырьләрен кычкырып укып, Тукаебызның олыга да, кечегә дә бик якын булуын тагын бер кат исбатладылар. Кичә ахырында “Туган тел” җыры яңгырады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев