Өмә – матур традиция
Шәмбалыкчы авыл зиратында өмә булды. Авыл халкы зиратны сынган, корыган агачлардан, куаклардан арындырды.
Авылның имамы Альберт Хөснетдинов хәбәр иткәнчә, май аенда өмә ике тапкыр оештырылган.
“Зират – ул мәңгелек йорт. Аны һәрвакыт чиста, пөхтә тотарга тиешбез. Өмәләр авылда даими уздырыла, бу – матур традиция. Киләсе өмәләргә дә авылдашларны, Шәмбалыкчының читтә яшәүче балаларын көтеп калабыз. Ата-баба, якыннарыңның каберен белү, аны чиста-пөхтә тоту йолаларны, гореф-гадәтләрне саклаучы изге эш”, - ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев