Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Озын май бәйрәмнәре уңаеннан Россиядә социаль түләүләр графигы вакытлыча үзгәртелә

Россия Социаль фондв хәбәр итүенчә, гражданнарның бер өлеше пособиеләрне һәм пенсияләрне гадәти срокка караганда иртәрәк алачак.

Балалы гаиләләргә түләүләр.
17 яшькә кадәрге балалар өчен бердәм пособие, йөклелек һәм бала туу белән бәйле түләүләр, 1,5 яшькә кадәрге бала карау буенча айлык пособиеләр, шулай ук хәрби хезмәткә чакырылган гражданнарның балаларына каралган түләүләр 29–30 апрель көннәрендә күчереләчәк. Гадәти шартларда бу акчалар 3 майга кадәр килеп җитә иде.

Пенсияләр дә алдан түләнә.
Май ае өчен пенсияләрнең дә бер өлеше иртәрәк биреләчәк. Банк аша түләнә торган пенсияләр, гадәттә 1–4 май аралыгында күчерелсә, бу юлы алар 30 апрельгә кадәр үк пенсионерлар счетларына барып җитәчәк.

Бу үзгәрешләр картлык, инвалидлык, иминият, социаль һәм тупланма пенсияләрне дә кертеп, барлык төп пенсия төрләренә кагыла.

Киләсе үзгәрешләр.
Социаль фонд шулай ук 2026 елның 22 маеннан Россиядә балалы гаиләләргә пособиеләр билгеләү тәртибен үзгәртәчәк закон төзәтмәләре көченә керәчәген искәртә. Яңа кагыйдәләр түләүләрне исәпләү системасына йогынты ясаячак.

 

Чыганак: Шәһри Казан

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев