Украина Кораллы Көчләре махсус хәрби операция зонасында, перемирие вакытында, утны туктату режимын 20 меңнән артык тапкыр бозган. Бу турыда ТАСС Россия Саклану министрлыгына сылтанып хәбәр итә.
«Утны туктату режимы гамәлдә булган чорда махсус хәрби операция зонасында Украина ягыннан сулэшне бозуның барлыгы 23 802 очрагы теркәлгән», – дип белдерделәр ведомствода.
Нет комментариев