Район башлыгы чыгарылыш сыйныф укучылары белән очрашты
Укуда зур уңышларга ирешкән укучыларга Рәхмәт хатлары тапшырылды.
(25 июнь, “Апастово-информ”).
Зур сынаулар узып, мәктәпне уңышлы тәмамлаган егет-кызларны район хакимиятендә район башлыгы Айрат Җиһаншин сәламләде.
- Хөрмәтле чыгарылыш сыйныф укучылары, имтиханнарның уңышлы тәмамлануы белән котлыйм. Тырышлык, үҗәтлек белән әзерләнеп, яхшы билгеләр алу зур сөенеч һәм горурлык. Төгәл фәннәр буенча зур нәтиҗәләргә ирешү аеруча сокландыра. Барыгызны да уңышларыгыз белән тәбрик итәм. Хәзер сезнең алда яңа бурычлар тора. Имтиханнар нәтиҗәләреннән чыгып, һәрберегез уку йортларын сайлап, киләчәктә нинди һөнәр иясе булачагыгыз хакында карар кабул иткәнсездер. Барыгыз да яхшы һөнәр ияләре булып, зур үрләр яулагыз, уңышларга ирешегез, - дип изге теләкләрен юллады район башлыгы.
Яңа тормышка аяк басучы егет-кызларны районның киләчәге, яшьләр тормышы, яшь белгечләр өчен эш урыннары булдырылу мәсьәләре кызыксындырды. Алар бу хакта район башлыгына сораулар бирделәр, фикер алыштылар, рәхмәт сүзләрен ирештерделәр. Араларында киләчәктә районга кайтып, хезмәт итәргә теләүчеләр дә бар иде.
Очрашу тантаналы шартларда тәмамланды. Мәктәп тормышында актив булган уку алдынгылары, төрле бәйге, ярыш җиңүчеләре район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев