Район мөхтәсибе Рәис Нигъмәтҗанов җитәкчелегендә районыбыз делегатлары “Милли тормыш һәм дин” XVI Бөтенроссия җыенының пленар утырышында катнашты.
Чарада Россиянең 78 төбәгеннән килгән меңгә якын делегат җыелган. Бу хакта ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев әйткән.
Пленар утырышта шулай ук Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашкан. Җыенда милли тормышны һәм рухи кыйммәтләрне саклау, татар халкының гореф-гадәтләрен үстерү мәсьәләләре күтәрелгән.
Нет комментариев