Район дүртенче балалары туган ике гаилә акчалата сертификатка ия булды
Район тормышы

Район дүртенче балалары туган ике гаилә акчалата сертификатка ия булды

Апаста дүртенче һәм аннан да соң баласы туган гаиләләргә 200 мең сумлык акчалата сертификат тапшырыла.

(11 август, “Апастово-информ”).

Район башлыгы Айрат Җиһаншин тәкъдиме белән гамәлгә кертелгән акчалата ярдәм 2026нчы ел башыннан районда даими яшәүче, дүртенче һәм аннан да соң баласы туган гаиләләргә бирелә. 

Районда әлеге түләүгә дүрт гаилә ия булды. Сертификат гаиләләргә тантаналы төстә тапшырылды. Районның ЗАГС бүлегендә тәбрикләү чаралары узды. Апаста яшәүче Рамил һәм Гүзәл Гатиятовлар һәм Дәвеш авылыннан Динар һәм Рамилә Галләмовлар район башлыгының махсус сертификатына ия булды. Сертификатны гаиләләргә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова тапшырды.

- Һәр гаилә, һәр бала – якты, өметле киләчәгебез. Яңа гына дөньяга аваз салган сабыйлар тиздән үсеп җитеп, районыбыз үсешенә зур өлеш кертерләр дип ышанабыз. Бәхетле, тигез, имин гаилә назында, бәхетле балалар булып үссеннәр, - дип изге теләкләрен юллады Гөлүсә Галләмова.
фото
фото: Ләлә Сафиуллина

Сөенечле мизгелләр кичергән гаиләләр ихлас рәхмәт сүзләрен белдерделәр.
Апаста яшәүче Рамил һәм Гүзәл Гатиятовлар гаиләсендә өч кыздан   соң  дүртенче ир бала Ранэль дөньяга аваз салган. 

- Улыбызны көтеп алдык. Кызларыбыз Диана, Риана һәм Раяна аеруча да шатланды. Бик булышалар, яраталар, якын итәләр, - диләр бәхетле әти-әни.

Яшь гаилә Апаста үз йортлары белән яши. Гаилә башлыгы Рамил юл төзелеше оешмасында хезмәт куя, ә Гүзәл сату өлкәсендә эшли. Дәвеш авылында яшәүче Динар һәм Рамилә Галләмовалар да районда тырыш, хезмәт сөючән гаиләләрнең берсе. Авылда төпләнеп калып, гөрләтеп яшиләр. Күпләп терлек асрыйлар, үз эшләрен булдырып, халыкка хезмәт тә күрсәтәләр, хуҗалыктан сөт җыю белән шөгыльләнәләр. Өч буын – әти-әни, балалар һәм оныклар бер түбә астында дус-тату һәм бердәм булып гомер кичерә. Быел гаилә тагын да ишәйгән. Динар һәм Рамилә Галләмовлар гаиләсендә дүртенче сабый – нәни Инзилә туган.

- Балаларыбызны исән-сау үстереп, аларның кадер-хөрмәтен тоеп яшәргә язсын. Район җитәкчелегенең кайгыртуын тою - зур шатлык һәм горурлык. Бик сөендек. Район башлыгына рәхмәтебез чиксез, - диләр Галләмовлар.
фото
фото: Ләлә Сафиуллина

 


Нет комментариев