Район педагоглары ясалма интеллект буенча бәйгедә җиңү яулаган
Укытучылар «Педагог – ясалма интеллект түгәрәге җитәкчесе»гранты иясе булган.
(6 июль, “Апастово-информ”).
Бәйге катгый һәм күп этаплы булган. Ул Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы һәм IT-өлкә вәкилләре арасыннан эксперт комиссиясе контролендә узган. Бәйгедә катнашучылар булачак түгәрәкнең индивидуаль проектын яклаганнар.
Нәтиҗәдә, Борнаш мәктәбенең математика һәм информатика укытучысы Алинә Жамалиева, Табар-Черкене мәктәбенең математика һәм информатика укытучысы Надежда Молодцова,
Чирмешән мәктәбенең математика һәм информатика укытучысы Фидания Сәфәрова, Биеш мәктәбенең физика һәм информатика укытучысы Илфат Сабирҗанов, Каратун мәктәбенең математика һәм информатика укытучысы Земфира Яруллина, Апас мәктәбенең физика һәм информатика укытучысы Марсель Шәйхиев җиңү яулаган. Бу хакта район мәгариф бүлегеннән хәбәр иттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев