Район педагоглары республика күләмендә узган фотобәйгедә җиңү яулаганнар
Район тормышы

Район педагоглары республика күләмендә узган фотобәйгедә җиңү яулаганнар

Бәйгедә 12 катнашучының 5се җиңүче булып танылган.

(2 июль, “Апастово-информ”).

Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе оештырган «Буыннар фидакарьлеге» республика фотобәйгесе хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышланган. Бәйге 20 апрельдән 15 июньгә кадәр 7 номинация буенча үткән. Максаты – фотосурәтләр аша хәрби һәм хезмәт батырлыгы образларын формалаштыру һәм популярлаштыру, яшь буында патриотизм, тарихка хөрмәт, һөнәри үсешкә омтылыш тәрбияләү, шулай ук иҗади сәләтләрне тормышка ашыру булган. 30 июньдә фотобәйгегә нәтиҗәләр чыгарылып, бүләкләү тантанасы узган.

Апас аграр көллияте укытучылары Айгөл Кашапова,  Рамилә Шәйдуллина, “Сәләт” балалар иҗаты үзәге җитәкчесе Рамилә Әхмәтҗанова, Каратунның “Гөлчәчәк” балалар бакчасы тәрбиячесе Люция Миңнуллина һәм Апас урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы Лилия Бикчәнтәева бәйгедә җиңүче булып танылганнар һәм бүләкләү тантанасында катнашканнар.


Нет комментариев