Район табиблары иммунопрофилактиканың мөһимлеге турында искәртә
Үзәк хастаханәдә 20 – 26 апрелдә иммунопрофилактиканың мөһимлеге турында аңлату атналыгы уза.
(20 апрель, “Апастово-информ”).
Район табиблары белдерүенчә, вакцинация авыруларга каршы саклану чарасы, гади, куркынычсыз һәм нәтиҗәле ысул булып тора.
“Вакциналар организмның иммун системасын антитәнчекләр эшләп чыгарырга өйрәтә. Аннан куркырга кирәкми. Вакциналарда теге яки бу авыруны кузгатучы – вирусларның яки бактерияләрнең үтерелгән яки көчсезләнгән формалары гына була, алар авыруга һәм өзлегүләргә китерми”, - ди табибә Гөлсинә Гайнуллина.
Россиядә «Йогышлы авыруларның иммунопрофилактикасы турында» Федераль закон гамәлдә. Вакцинация прививкаларның милли календаре нигезендә башкарыла.
“Иммунизациягә һәр кешенең дә хокукы бар. Вакцинация балаларга гына түгел, өлкәннәргә дә ясалырга тиеш”, - ди табиб.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев