Өлкән яшьтә сәламәтлекне һәм активлыкны саклау бик мөһим.
(6 май, “Апастово-информ”).
Хәзерге тикшеренүләр күрсәткәнчә, өлкән яшьтәгеләрнең тормышы сыйфаты күбесенчә яшәү рәвешенә, гадәтләргә, сәламәтлек һәм рухи халәт турында гомуми кайгыртуга бәйле. Район табиблары белдерүенчә, яхшы физик формада булу-даими физик активлык (көндәлек зарядка, йөреп кайту, көч күнегүләре), начар гадәтләрне тормыштан чыгару, сәламәт туклану (аксымны һәм азык җепселләрен җитәрлек куллану) озак һәм актив тормышның нигезе булып тора.
“Сәламәт озын гомер өчен ел саен тикшеренеп тору (диспансеризация узу), канда кан басымы, холестерин һәм глюкоза дәрәҗәсен, тән массасын даими контрольдә тоту,• хроник авырулар булганда-диспансер күзәтүе графигын үтәү,
• вакцинация узу
• когнитив функцияләрне саклап калырга-акыл сәләтләрен күнектерерү (логик уеннар һәм бурычлар, ниндидер яңа нәрсәне сынап карарга курыкмаска), социаль активлык һәм тормышка кызыксыну (дуслар һәм якыннар белән аралашу, театрларга һәм музейларга бару), уңай фикерләү һәм яхшы кәеф булдыру,
• җитәрлек (7-8 сәгать) һәм сыйфатлы йокы режимын саклау кирәк”, - ди табиблар.
Нет комментариев