Районда 2027 елда төзекләндереләчәк иҗтимагый киңлекләр өчен онлайн-тавыш бирү башланды
Тавыш бирү «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проектына кергән «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты кысаларында уза.
(22 апрель, “Апастово-информ”).
Иҗтимагый киңлекләрне сайлауда 14 яше тулган һәркем катнаша ала. Тавыш бирүләр 12 июньгә кадәр “Дәүләт хезмәтләре” порталында уза. Моның өчен кулда смартфон һәм “Госуслуги.Решаем вместе” мобиль кушымтасы булу кирәк.
Районда тавыш бирүләргә 3 объект тәкъдим ителгән:
1.Үзәк ял паркы һәм административ-эшлекле үзәк. Шәһәр тибындагы Апас поселогы, Кызыл Армия урамы.
2.Җиңү паркы. Шәһәр тибындагы Апас поселогы, Газовая урамы.
3.Ландшафт паркы. Шәһәр тибындагы Апас поселогы, Шоссейная урамы.
Һәркем тавыш бирүләрдә катнашып, Апасыбызны төзекләндерүгә һәм матурлауга үз өлешен кертә ала.
2025 әлеге тавыш бирүләр нигезендә Үзәк ял паркында төзекләндерү эшләре башкарылган, яктырткычлар куелган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев