Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Район тормышы

Районда батыр егетләрнең әниләре һәм тормыш иптәшләре котлаулар кабул итә

Якынлашып килүче 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, бүгенге көндә хәрби операциядә катнашучы, яу кырында батырларча башларын салган хәрбиләрнең әниләренә һәм тормыш иптәшләренә район башлыгының күчтәнәчләре тапшырыла.

(5 март,  "Апастово-информ"").


Апаста яшәүче Кәүсәр апа Нигъмәтҗанова район башлыгының котлауларын һәм күчтәнәчләрен бик сөенеп кабул иткән. Үзе дә олы рәхмәтләрен һәм изге теләкләрен ирештергән. 
"Район башлыгыбызга олы рәхмәт. Безне һәрвакыт кайгыртып торалар. Махсус хәрби операция зонасына барып егетләрнең хәлләрен беләләр,  булышалар. Вафат булган улларыбызны да онытмыйлар. Хөрмәт белән искә алалар", - дип ихлас рәхмәтләрен юллады ул. 
Күчтәнәчләр хәрби егетләрнең тормыш иптәшләренә дә тапшырыла. Авыр вакытта көч табып, терәк булган гүзәл затларга район җитәкчелегенең хөрмәте зур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев