Апастово-информ

"Йолдыз" газетасы - Апас районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Районда чик сакчылары бәйрәмнәрен билгеләп үтте

Россия Чик сагы хезмәтенә 108 ел тулу уңаеннан тантаналы чара оештырылды.

(28 май, “Апастово-информ”).


Төрле елларда Ил алдындагы изге бурычларын үтәгән егетләр һәм чал чәчле абыйлар бәйрәм көнендә һәйкәл янәшәсенә күңелле очрашуга җыелды. Алар бер-берсен җылы итеп сәламләп, бәйрәм белән тәбрик иттеләр, хәл-әхвәлләрен сорашып, истәлекләр белән уртаклаштылар, һәйкәлгә чәчәкләр салдылар, веноклар куйдылар. Хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган егетләрне бер минут тынлык белән искә алдылар. Мәдәният хезмәткәрләре ил сакчылары хөрмәтенә моңлы җырларын яңгыраттылар.


Район башкарма комитетының эшләр идарәчесе Ринат Гыйльфанов район башлыгының котлау сүзләрен ирештерде, чик сакчыларының күп төрле чараларда катнашып, патриотлык үрнәге булуларын, гуманитар ярдәм җыюда зур өлеш кертүләрен билгеләп узды һәм рәхмәтен җиткерде.
Район хәрби комиссары Наил Җантемиров бу көннең тарихы белән таныштырып, мөһимлеген ассызыклады. Хәзерге вакытта чик сакчылары гаскәрләрендә хезмәт итү мөмкинлеге булуы хакында әйтте.


Татарстан Республикасының Сугыш хәрәкәтләре Ветераннарының Координацион Советының Апас районы бүлеге җитәкчесе Фәнис Зәйнуллин һәм районның чик сакчылары оешмасы җитәкчесе Альберт Гыйсмәтуллин котлау сүзләрен ирештерделәр. Чик сакчысы ветераны Гыйльфан Гыймадиев изге догалары аша ил-көнгә тынычлык теләде.


Бәйрәм чарасында күкрәк билгеләре Рәхмәт хатлары  тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев