Районда Җиңүнең 81 еллыгы уңаеннан бәйрәм чаралары планлаштырыла
Район тормышы

Районда Җиңүнең 81 еллыгы уңаеннан бәйрәм чаралары планлаштырыла

9 Майда Бөек Җиңүнең 81 еллыгын билгеләп үтәбез. Әлеге уңайдан Апаста һәм авылларда киң колачлы бәйрәм чаралары узачак.

8.40–9.00 сәгатьләрдә Муса Җәлил урамы буйлап тантаналы парад үтәчәк.


9.00 сәгатьтә Батырлар мемориал комплексында һәм район мәдәният йорты каршында эчтәлекле тантаналы чаралар башлана.


9.00 – 11.30 сәгатьләрдә район мәдәният йорты каршында ретро автомобильләр күргәзмәсе оештырылачак.


10.30 сәгатьтә район мәдәният йорты каршында бәйрәм концерты була. Биредә шулай ук фотозона эшләячәк, теләүчеләр солдат боткасыннан авыз итә алачак.


11.15–11.30 сәгатьләрдә “Җиңү” паркында веноклар һәм чәчәкләр кую тантанасы узачак.

Тулырак: https://apastovo.ru/news/amgyiat-ham-bez/raionda-boek-inunen-81-ellygy-unaennan-bairam-caralary-kotela


Нет комментариев