Апастово-информ

"Йолдыз" газетасы - Апас районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Районда Сара Садыйкова исемендәге балалар сәнгать мәктәбенең иҗади хисап концерты узды

Яшь талантлар уку елына йомгак ясап, сәхнәдә чыгыш ясадылар.

(15 май, “Апастово-информ”).


Балаларның чыгышларын әти-әниләр, килгән кунаклар сокланып тамаша кылды, алкышларга күмде. Укучылары белән бергә укытучылар да чыгыш ясады. 
Уку елы дәвамында төрле бәйгеләрдә катнашып, җиңү яулаган укучылар сәхнә түренә чакырылып хөрмәтләнде, Грамоталар, Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Бу көн Сара Садыйкова исемендәге балалар сәнгать мәктәбендә белем алып, уңышлы тәмамлаган укучылар өчен аеруча истәлекле булды. 18 укучы тантаналы төстә таныклыклар алды.


Районыбызның яшь талантларын район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова сәламләп, район башлыгының ихлас теләкләрен, котлау сүзләрен җиткерде.


Апасның Сара Садыйкова исемендәге балалар сәнгать мәктәбендә 2025-2026нчы уку елында 204 бала белем алган. Алар рәсем һәм сынлы сәнгать, фортепьяно, баян һәм хореография бүлекләрендә һөнәри белем һәм гомуми үсеш программалары буенча белем үзләштергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев