“Гаилә” милли проекты кысаларында өлкән буын вәкилләрен социаль әһәмиятле чараларга җәлеп итүгә аерым игътибар бирелә. Әлеге проектның төп максатларының берсе – өлкәннәрнең тормыш сыйфатын яхшырту, алар өчен актив һәм нәтиҗәле яшәү мохите булдыру.
“Актив озын гомер” программасы ярдәмендә районыбыз ветераннары һәм өлкәннәре бүген дә тормышның үзәгендә кайный. Алар спорт белән шөгыльләнә, иҗади бәйгеләрдә катнаша, волонтерлык эшчәнлегендә активлык күрсәтә. Кыскасы, замана белән бер адымда атлап, җәмгыятькә файдалы булырга омтыла.
Үз-үзеңне кирәкле итеп хис итү, җәмгыять тормышында катнашу - һәр яшьтә дә мөһим. Бу юнәлештә өлкәннәребезнең “Кызыл канәфер” бөтенроссия хәйрия акциясендә катнашуын да мисал итеп китереп була. Районыбызның актив өлкәннәре әлеге акциягә кушылып, “Җиңү волонтерлары” хәрәкәте кысаларында райондашларыбызга “Кызыл канәфер” билгеләре тәкъдим итәләр.

Әлеге хәйрия акциясе зур мәгънәгә ия - “Кызыл канәфер” билгесен сатып алудан җыелган акчалар Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүгә юнәлтелә. Аларга медицина ярдәме күрсәтү, тернәкләндерү курслары узу, операцияләр ясау, протезлар алу һәм башка кирәкле дәвалау чаралары шушы акчалар хисабына тормышка ашырыла.
Шулай итеп, “Гаилә” милли проекты өлкәннәр өчен актив һәм мәгънәле тормыш алып бару мөмкинлекләре тудыра, ә аларның җәмгыятьтәге активлыгы - аеруча мактауга лаек.
Нет комментариев