Республика вәкилләре Апас аграр көллиятендә эшлекле очрашу үткәрде
Республика вәкилләренең Апас районына эш сәфәре Апас аграр көллиятендә дәвам итте.
Кунакларны көллият директоры Илгизәр Нигъмәтҗанов каршы алып, белем бирү учреждениесенең эшчәнлеге, уку-укыту һәм тәрбия юнәлешләре белән таныштырды. Делегация студентлар белән аралашып, аларның укуы, киләчәккә планнары белән кызыксынды.
Аннан соң балигъ булмаганнар эше буенча киңәйтелгән эшлекле киңәшмә узды. Анда Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Светлана Захарова, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең җаваплы секретаре Илсөяр Гарифуллина, район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова, район прокуроры Зөфәр Абитов, шулай ук профилактика системасының җаваплы вәкилләре катнашты.
-Апас районында инфраструктура яхшы үсеш алган. Патриотик тәрбия, яшьләрнең буш вакытын нәтиҗәле оештыруга зур игътибар бирелүен күрдек. Безнең максат - бүген актуаль мәсьәләләрне бергәләп карап, булган проблемаларны хәл итү юлларын билгеләү, - дип билгеләп үтте Светлана Захарова үз чыгышында.
Киңәшмәдә социаль хәвефле хәлдәге гаиләләр белән эшне оештыру, 2026 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча әлеге категориядәге балигъ булмаганнарның җәйге мәшгульлеген тәэмин итү, мәктәп эчендәге профилактик исәптә торучы укучылар белән алып барылган эш, белем бирү оешмаларында профилактика эшчәнлеге һәм башка мөһим мәсьәләләр буенча чыгышлар тыңланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев