Апаста Бөек Җиңү көне күңелле мизгелләргә бай булды. Бәйрәм район халкын берләштереп, сугыш еллары хатирәләрен яңартты, Ватан өчен көрәшкән каһарманнарга хөрмәт хисләрен көчәйтте.
Бөек Җиңү бәйрәме кысаларында район мәдәният йорты каршында хәрби һәм ретро-автомобильләр күргәзмәсе оештырылды. Үткән чор рухын чагылдырган техникалар бәйрәм кунакларында зур кызыксыну уятты, күпләр алар янында истәлеккә фотога төште.
Мәдәният хезмәткәрләре исә тамашачыларга җыр-моңнарын бүләк итеп, бәйрәм кәефе өстәде. Биредә махсус фотозона да эшләде, анда район халкы һәм кунаклар Бөек Җиңү рухын чагылдырган истәлекле фотолар ясады.
Шулай ук солдат боткасыннан, чәй-коймаклардан авыз итү мөмкинлеге булды.
Нет комментариев