Бүген «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина республиканың тычкан бизгәге белән зарарланып авырып китү куркынычы иң югары булган районнарын атады.
«Бу – Питрәч, Лаеш һәм Биектау районнары. Бу районнарда бакча хуҗалыгы юнәлеше үсеш алган. Шул ук вакытта Казанны да бу исемлектән чыгарып булмый. Чынлыкта, республиканың бөтен территориясе – инфекция чыганагы», – дип билгеләде Авдонина.
Элекрәк «Татар-информ» бакча сезоны вакытында тычкан бизгәге белән ничек авырып китмәскә икәнлеге турында язган иде.
Нет комментариев