Шәкертләр хәрби бәрелешләрдә катнашучылар белән очрашкан
Апас “Хәҗәр” үзәгендә җәйге курслар кысаларында шәкертләр хәрби бәрелешләрдә катнашкан якташлар белән очрашкан.
(7 июль, “Апастово-информ”).
Очрашу барышында кунаклар үзләренең хезмәт юллары турында сөйләгән, ә балалар үзләрен кызыксындырган сорауларны биреп, аларга җаваплар алган. Шулай ук Ватанны саклап һәлак булганнарның якты истәлеген искә алып, аларның рухларына багышлап Коръән укыганнар һәм дога кылганнар.
“Мондый очрашулар яшь буында Ватанга мәхәббәт, туган җиргә тугрылык һәм патриотик рух тәрбияләүгә ярдәм итә”, - ди район мөхтәсибе Рәис хәзрәт Нигъмәтҗанов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев