Шәмәк авылында Каз өмәсе гөрләде
Шәмәк авылында Россия Дәүләт Думасы депутаты, “Апас” якташлык җәмгыяте җитәкчесе, якташыбыз Марат Нуриев йортында милли бәйрәм - Каз өмәсе узды.
Әлеге бәйрәм Урта Балтай, Тутай, Кызылтау авыл җирлекләренә кергән мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә оештырылды.
Иртәдән үк казлар йолкынды. Аннары бердәм булып “Дуслык” басмасы янында юнәлделәр. Анда “Чәй суы” коесы янәшәсендә каз юу күренеше тәкъдим ителде, биредә үк халык җырлап-биеп, уйнап-көлеп күңел ачты.
Казанда каз боткасы пешерелде, самоварда чәйләр кайнап торды, табада тәмле коймак чыжлады.
Шулай ук бәйрәмдә каз мамыгыннан эшләнгән кул эшләреннән бик матур, эчтәлекле күргәзмә дә оештырылган иде.
Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев район башлыгы исеменнән рәхмәтен ирештерде.
“Бәйрәм искиткеч күңелле узды. Каз өмәсе барлык йолаларына туры китереп үткәрелде. Һәркем канәгать калды, шат кәеф белән таралыштык”, - дип хәбәр итте Урта Балтай авылы мәдәният йорты җитәкчесе Лилия Җамалиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев