Шәмәктә алма бакчасы булачак
Шәмәк авылында тагын бер яңалык: тиздән биредә алма бакчасы булачак.
Бүгенге көндә “Нуриев” хуҗалыгы алмагачлар утырту белән мәшгуль.
-Авыл башындагы 8 гектар мәйдан җирдә алмагачлар утыртабыз. 1 гектар җирдә 3,5 мең төп алмагач булачак. Барлыгы 29 мең булыр дип көтелә. 3-4 төрле көзге һәм кышкы сортлы алмалар Краснодар һәм Түбән Новгород өлкәсеннән кайтты. Арада безнең шартларга яраклашканнары да, чит, яңа төрлеләре дә бар, - ди хуҗалык җитәкчесе Алмаз Нуриев.
Эшләр көз көне үк башланган. Мәйдан билгеләнеп, биредә бетон баганалар утыртылган. Язын исә тигез, төз рәтләр хасил булган. Челтәрле су юлы ясалып, һәр төпкә су агызу җайланган. Су юлы авыл күленнән сузылган.
Алмагач утырту эшендә районның аграр көллият егетләре булыша. Алар иртәнге сәгать 7дә үк хезмәт мәйданында. Хәзерге вакытта 6 мең төп агач утыртылган һәм бәйләнгән.
Бик тиздән без үзебезнең районда үскән Шәмәк алмалары белән сыйланырбыз. Язын исә шау чәчәкле, хуш исле чәчәкләрен карап хозурланырбыз, көзен мул җимешләрен җыярбыз. Эшләре уң булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев