25 апрельдә Апас районы Шәмәк авылында туып үскән Фатыйма апа Каюмовага 90 яшь тулды.
Ул Бөек Ватан сугышы еллары баласы буларак, башкалар кебек үк тормыш йөген яшьли үз җилкәсендә тартырга мәҗбүр була. Колхозда хезмәт куя. Бүген ул балалары, оныклары кадер-хөрмәтендә гомер кичерә. Юбилярны олуг юбилее белән котларга Апас якташлар җәмгыяте вице-президенты Наил Галиуллин кайтты, бүләкләр тапшырды, тирән ихтирамын белдерде. Апас якташлар җәмгыяте Җиңүне якынайткан олы буынга хөрмәтен белдерә.
Нет комментариев