Табар Черкене мәктәбе - җиңүче!
Район тормышы

Табар Черкене мәктәбе - җиңүче!

“Тату сыйныф серләре” республикакүләм бәйгесенең зона этабында Табар Черкене мәктәбе 2нче урынга лаек булды.

(14 март, “Апастово-информ”).


Табар Черкене урта мәктәбенең 7нче сыйныф әти-әниләр комитеты балалары һәм укытучылар белән берлектә Кайбыч районында узган бәйгенең зона этабында район данын яклады. Нәтиҗәдә, Табар Черкене мәктәбе 2нче урынга лаек булды. Тиздән алар бәйгенең ярымфиналына Казанга барачак.
Бу хакта мәктәп директорлары киңәшчеләренең муниципаль координаторы Илсеяр Курамшина хәбәр итте.


Нет комментариев