Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Табар Черкенендә Чуваш теле көнен билгеләп үттеләр

Табар Черкене авылында Чуваш теле көненә багышланган чаралар узды.

Әлеге вакыйга кысаларында районга Татарстан Республикасындагы Чуваш милли-мәдәни автономиясе советы рәисенең беренче урынбасары Константин Малышев килде.


Кунакларны Апас районы Халыклар дуслыгы йорты мөдире Гөлнара Галиакберова каршы алды. 
Константин Малышев Республика буенча Чуваш атналыгы узуын, һәм бу көннәрдә чувашлар яшәгән төбәкләрдә төрле мәдәни чаралар үткәрелүе турында сөйләде.


“Бу атнада республикабызның төрле районнарында чуваш халкының телен, мәдәниятен саклауга багышланган төрле очрашулар үтә. Без бүген Апаска биредәге тормыш, эшчәнлек белән танышу, чуваш халкының проблемаларын өйрәнү максаты белән килдек. Монда яшәүчеләр үзләренең милли традицияләрен саклап, башкаларга үрнәк күрсәтә”, - диде ул.


Чаралар Табар Черкене авылы клубында башланды. Биредә кунаклар башта музей почмагы белән таныштылар. Аннары Апас районы чуваш милли-мәдәни үзәгенең хисап-сайлау җыелышы узды. Җыелышта үзәк җитәкчесе итеп кабат авыл клубы мөдире Любовь Антонова сайланды. Шулай ук кунаклар авылның көмеш волонтерлары эшчәнлеге белән дә таныштылар.


Делегация шулай ук Черкен урта мәктәбендә дә булды. Биредә чуваш теле укытучысы, түгәрәк җитәкчесе Светлана Данилова кунакларга бисер үрү буенча осталык дәресе күрсәтте. Мәктпә музее җитәкчесе Лидия Щербакова да үз эшчәнлеге белән таныштырды.


Әлеге чаралар милли мәдәниятне саклау, телне үстерү һәм буыннар арасында традицияләрне тапшыру максатыннан үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев