Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Танай-Турай волонтерлары кабат изге эшкә кушылган

Авылның изге күңелле хатын-кызлары гуманитар ярдәм җыюга һәрдаим зур өлеш кертә.

(22 апрель, “Апастово-информ”).


Танай-Турай авылында яшәүчеләр дә  махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрне кайгырту эшен күңел биреп башкара.  Авылда волонтерлык эше оештырылган. Һәр эштә дә өлгер, изге күңелле хатын-кызлар көче белән гуманитар ярдәм туплана. Авыл халкы да матди яктан ярдәм кулы суза. Клубта хәрбиләргә эчке киемнәр тегү дә оештырылган. Соңгы вакытта хатын-кызлар авыл мәчетенә җыелып, яу кырындагы егетләргә чәкчәк пешерә, үлән чәйләре тутыра, өй токмачлары кисә башлаганнар. Соңгы көннәрдә генә алар 60 килограммга якын чәкчәк пешереп, шифалы чәйләр илтеп тапшырганнар.


“Авылыбызны изге күңелле кешеләр бизи. Алдан хәрбиләргә, яралыларга эчке киемнәр тектек. Соңгы вакытта чәкчәкләр пешерә, үлән чәйләре әзерли башладык. Һәр эшебезне авылыбыз остабикәсе, хәрби егет әнисе Кәдрия апа Таһированың изге догалары белән башлыйбыз. Бу көннәрдә 200 контейнер чәкчәк һәм үлән чәйләре төргәкләре илтеп тапшырдык. Шәйхетдинова һәм Фәүзия Заһретдинова өй токмачлары әзерләп китерделәр. Волонтерлык хәрәкәтенә күп кенә хатын-кызларыбыз кушылды. Алсу Шәйхетдинова, Рәйхана Вәлиуллина, Эльвира Хәтмуллина, Гөлфинур Хисамова, Кәдрия Таһирова, Флера Маннапова, Флера Абдуллина, Энҗе Маннапова, Ләйсән Хәйруллина, Рәзинә Вафина, Рәмзия Гашыйгуллина даими килеп, булышып торалар. Кирәк-яракларны күбрәк волонтерлар көче белән булдырабыз. Авылдашлар да ярдәм итәргә тырыша. Изге эшебез дәвам итә”, - дип белдерде Танай-Турай авылы клубы мөдире, волонтерлык хәрәкәте җитәкчесе Гүзәл Вафина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев