Татарстан Республикасы Дәүләт Советы инвалид балалы гаиләләргә ярдәм итү проектын караячак
Инвалид балалары булган күп балалы гаиләләргә Татарстанда өлкән инвалид баласына 23 яшь тулганчы социаль ярдәм күрсәтергә тәкъдим иттеләр.
Тиешле закон проектын ТР Хөкүмәте ТР Дәүләт Советына кертте. Ул парламентта алдан карауда. «Өч һәм аннан да күбрәк баласы булган гражданнарга, тәрбиягә алынганнарын да кертеп, өлкән бала 18 яшькә җиткәнче яки 23 яшькә җиткәнче, мәгариф оешмасында көндезге уку шарты белән социаль ярдәм чаралары күрсәтелә», – диелә закон проектына аңлатма язуында.
Әмма сәламәтлекләре начар булу сәбәпле, 18 яшькә җиткән инвалид балалар еш кына көндезге формада укый алмыйлар һәм яшьләренә карамастан ата-ана тәрбиясендә булуларын дәвам итәләр, дип билгеләп үтелә документта. Күп балалы гаиләләрдә өч яшьтән алып алты яшькә кадәрге балаларны бушлай дарулар белән тәэмин итәләр. Мондый гаиләләр торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү чыгымнарының 30 проценты күләмендә субсидияләр ала, ә үзәк җылытусыз йортларда яшәүчеләр ягулык бәясеннән алачак. Моннан тыш, ата-аналарның берсенә укучылар укып бетергәнче, әмма 23 яшькә кадәр юл йөрү өчен ай саен субсидия каралган. Бу субсидиянең күләме 400 сум тәшкил итә.
Чыганак – “Татар-информ”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев