Татарстан Республикасында янгын куркынычсызлыгын бозган өчен җаваплылык буенча кайнар линия узачак
Бүген, 3 июльдә, Россия Федерациясе Президентының Татарстан Республикасындагы кабул итү бүлмәсендә янгын куркынычсызлыгын бозган өчен җаваплылык мәсьәләсе буенча телефон аша «туры линия» оештырылачак.
Татарстанлыларның сорауларына Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе хезмәткәрләре җавап бирәчәк, дип хәбәр итә чараны оештыручылар.
Кайнар линия сәгать 10 дан 12 гә кадәр дәвам итәчәк. Республика халкына 221-80-35 телефоны буенча шалтыратырга кирәк.
Чыганак – “Татар-информ”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев